“Территорияләр үсеше өчен чиста энергетика” конкурсына заявкалар алу 30 июльгә кадәр озайтылды

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Конкурста катнашуга заявкалар саны күп булу белән бәйле рәвештә, шулай ук “яшел” икътисад кертү һәм экологик культураны үстерү мәсьәләләренең әһәмиятен исәпкә алып, заявкалар кабул итү һәм аларга экспертиза үткәрү срокларын озайту турында карар кабул ителде. Максаты Россия предпиятиеләренең энергонәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендәге башлангычларына этәргеч ясау, яңартыла торган кече һәм альтернатив энергетиканы үстерү, шулай ук җылыту системаларын аларның экологик характеристикасын яхшыртып модернизацияләү булган проектка Россия Табигать министрлыгы булышлык күрсәтә. Конкурс жюрие белән РФ Президентының Табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов җитәкчелек итә.

Конкурс кече генерация чыганакларыннан (ягулыкның казылма төрләре белән эшли торган) Ерак Төньяк районнарына һәм Россиянең халык аз яши торган бүтән районнарына экологик һәм финанс йөкләнешне киметүгә юнәлтелгән. Моннан тыш, энергонәтиҗәлелекне күтәрү, яңартыла торган кече һәм альтернатив энергетиканы үстерү өлкәсендә проектларга булышлык итү, шулай ук, тиешле территорияләрнең экологик характеристикасын яхшыртып, биналарны, электр һәм җылылык тәэминаты, су тәэминаты һәм субүлгеч системаларын модернизацияләү проектларына булышлык итү дә конкурс бурычларына керә.

Конкурста бөтен төр милектәге Россия предприятиеләре һәм оешмалары катнаша ала. Реализацияләү срогы (инвестицияләр башланган вакыттан алып объектны срокка кертүгә яки реаль секторда эшкәртмәләрне кертүгә кадәр) 3 елга кадәр тәшкил итәргә тиеш. Проектларны бәяләгәндә, тәкъдим ителә торган техник карарларның нигезлелеге һәм тормышка ашучанлыгы, проектның аналоглары белән чагыштыргандагы өстенлекләре исәпкә алыначак. Аерым игътибар нәтиҗәләрне тиражлау мөмкинлегенә биреләчәк.

Җиңүчеләр проект документацияләре әзерләүгә “Российский капитал” банкыннан грантлар алачак: беренче урын өчен – 3 млн сум, икенче урын өчен – 2 млн сум, өченче урын өчен – 1 млн сум. Конкурсны үткәрү нәтиҗәләре буенча киләчәктә иң яхшы проектларны финанслау мөмкинлеге каралачак.

Конкурсның оештыручылары булып “Рус географик җәмгыяте” БИО һәм “Российский капитал” АКБ чыгыш ясый, конкурсның операторы – “Экологик үсеш технологиясе” технологик платфомасы.

Заявкалар 2017 елның 30 июленә кадәр кабул ителәчәк. Катнашу мәсьәләләре буенча

mail@tp-eco.ru адресы белән яки сайтта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Заявка БИО “Рус географик җәмгяте”нә түбәндәге адрес белән җибәрелә: 109012, Россия, Москва, Новая площадь, дом 10, строение 2, ЭКОКОНКУРС дип билгеләп куеп.

Конкурска йомгак ясау 2017 елның октябренә планлаштырылган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International