“Профессиясе буенча иң яхшы: экомәгърифәтче” конкурсында катнашу өчен заявкалар 30 августка кадәр кабул ителә

2017 елның 18 августы, җомга

Дәүләт табигый тыюлыклары һәм милли парклар хезмәткәрләре “Профессиясе буенча иң яхшы: экомәгърифәтче” конкурсында катнашырга чакырыла, Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы “Тыюлыклар” Экология-мәгърифәт үзәге һәм “Тыюлыклы ил” Илкүләм фонды белән берлектә аның оештыручысы булып тора.

Конкурс 6 номинация буенча уза:

- “Киләчәк турында кайгырту” – балалар белән нәтиҗәле экологик-мәгърифәти эшчәнлек өчен (балалар экологик лагерьлары һәм экспедицияләр оештыруны, яшь натуралистлар белән эшне, тематик түгәрәкләр, “дуслар” клублары алып баруны да кертеп);

- “Күрергә һәм сакларга” – нәтиҗәле экологик мәгърифәт һәм аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый һәм мәдәни мирасны саклау факторы буларак танып-белүле туризмны үстерү буенча иң яхшы эш өчен;

- “Иреклеләр – безнең терәк” – аеруча саклана торган табигый территорияләрдә иреклеләрне җәлеп итү һәм аларның эшен оештыру буенча нәтиҗәле эш өчен;

- “Хезмәттәшлек территориясе” – җирле халык белән актив эш һәм аеруча саклана торган территорияләргә йогынты өлкәсендә социаль-икътисадый үсешкә этәргеч өчен;

- “Экологик мәгърифәттә новацияләр” – аеруча саклана торган табигый территорияләрдә экологик мәгърифәт өлкәсендә яңа, нәтиҗәле мәгърифәт программалары, алымнары, стратегик юллар эшләгән һәм керткән өчен;

- “Тыюлыклы дулкында” – массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле эш, рәсми сайт алып бару һәм социаль челтәрләрдәге эш өчен.

Катнашу өчен заявканы 30 августка кадәр электрон почта адресына җибәрү кирәк: 2017-oopt@wildnet.ru (хат темасында «Конкурс «Лучший Экопросветитель» дип күрсәтү мәҗбүри).

Конкурс йомгакларын сентябрь башында ясаячаклар. Җиңүчеләрне бүләкләү 2017 елның 29 сентябрендә булачак.

Конкурс нигезләмәсе белән Россия Табигать министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: http://www.mnr.gov.ru/activities/best_ecopromotion.php

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International