620 яшь нарат, чыршы, тал һәм акация. Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында мөслимлеләр “Кояшлы Ык” яр буенда яңа аллея ачты. Территорияне яшелләндерү буенча экологик акция Мөслимдә инде традициягә керде. Баштарак иреклеләр тарафыннан Ыкның яр буе зонасында акацияләр аллеялары ачылган һәм чәчәк түтәлләре булдырылган иде. Туган якның табигый ресурсларын саклау эшенә авыл кешеләренең өлешен Татарстан Републикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре бәяләде. Экологлар мөслимлеләрнең инде икенче ел “Кояшлы Ык” яр буен төзекләндерүдә актив катнашуларын билгеләде. Быел табигать саклау эшчәнлегендә алты меңнән артык кеше берләште. Агач һәм куаклар утыртудан тыш, авыл кешеләре сулык ярын чүп-чардан чистартты, аның территориясеннән 1600 куб.м. чүп алып чыктылар. Катнашучылар үзләре билгеләгәнчә, экологик чара туган авыл территориясен төзекләндерү мөмкинлеге генә бирмәде, ә Мөслимдә яшәүчеләрнең барысын да җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп итте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте