“Азнакай ҖЧП” предприятиесенең Актүбә бистәсендәге чистарту корылмалары системасында өзеклек пычранган агынты суларның Каменка елгасына агызып чыгарылуына китерә. Табигать саклау өлкәсендә законнарны бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары чираттагы тикшерү барышында ачыклый. Экологлар аналитик контроль буенча махсуслаштырылган инспекция белгечләре белән берлектә су пробалары ала. Тикшерү нәтиҗәләре агынты суларда матдәләр концентрациясенең аммоний, нитритлар һәм фосфатлар буенча рөхсәт ителгән иң зур чиктән артып киткәнлеген күрсәтте. Әлеге факт буенча Ык буе идарәсе инспекторлары РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.14 ст. 1 өлеше буенча (Су алганда, суны алып карамыйча һәм агынты суларны су объектларына чыгарганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу) беркетмә төзеде һәм төзәтү турында күрсәтмә бирделәр. Әлеге закон бозуны булдырмау максаты белән “Азнакай җылылык челтәре предприятиесе”ндә чистарту корылмаларына реконструкция үткәрелде. Аерым алганда, аэротенклар поликарбонат белән җылытылды, бу аларда бөтен ел дәвамында тотрыклы һәм оптималь температура тотарга мөмкинлек бирә. Бу агынты суда санитар ролен уйный торган микроорганизмнарның нормаль яшәве өчен кирәк.
Бүгенге көнгә, экологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәтүе буенча, предприятиедән чыгарып ташлана торган агынты сулар нормативларга туры килә.
ТР ЭТБМ мабугат хезмәте