Экология елы кысаларында Казанда пейзаж фотографияләре күргәзмәсе ачылды

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Татарстанның Табигый тарихы музее барлык теләүчеләрне “Тыюлыклы Россия. Кроноцкий тыюлыгы” күргәзмәсенә килергә чакыра, ул Россиядә тыюлыклар системасына нигез салынуның 100-еллыгына һәм Экология елына багышланган. Килүчеләр Россия кыргый табигатенең күптөрлелеген һәм кабатланмаслыгын чагылдыра торган фотосурәтләр белән таныша ала. Фотоларда вулканнар һәм гейзерлар, иң чиста елгаларның, күлләрнең һәм карт урманнарның биокүптөрлелеге белән таң калдыра торган экосистемалары, Тын океанның тере акваториясе, далаларның төсләргә бай дөньясы һәм үтә алмаслык тауларның кырыс матурлыгы тасвирланган. Чараны оештыручылар, күрсәтелгән эшләр күргәзмәгә килүчеләрне иҗатка һәм Россия буйлап сәяхәтләргә дәртләндерер, табигатьне башлангыч хәлендә саклауның никадәр мөһимлеге турында уйланырга ярдәм итәр, дип өметләнә.

Фотокүргәзмә ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Теләүчеләр анда теләсә кайсы көнне 10.00 – 16.00 сәгатьләрдә, җомга көн 11.00 – 19:30 сәгатьләрдә килә ала.

ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International