Экологик дәрес Казан балалар тимер юлында үтте. «Сила в детях» Хәйрия фонды һәм «ЛОГОС» Тернәкләндерү үзәге кайгыртуындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар поездда ЭКОсәяхәт ясадылар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов командасы белән бергә балалар Молодежная станциясеннән Зөбәрҗәт күлгә кадәр бардылар һәм кире кайттылар. Бару юлында балалар туган якның табигый ресурсларын өйрәнделәр, экологик уеннарда һәм викториналарда катнаштылар. Мондый мероприятиеләрнең әһәмиятен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин билгеләп үтте. Ул Казан балалар тимер юлында үткәрелә торган экологик дәресләрнең инде традицияягә кергәнлеген һәм аларның һәрвакыт үзенчәлекле итеп, аерым җылылык белән үткәрелүе турында сөйләде. Мондый мероприятиеләрдә булышуга һәм игътибарга башкаларга караганда ныграк мохтаҗ булган балалар катнаша, шуңа күрә экологик дәрес алар өчен чын бәйрәмгә әверелә.
Татарстан Республикасында балалар өчен экологик мероприятиеләр үсеп килүче буын арасында экологик белемнәр тарату максаты белән үткәрелә. Балалар өчен ЭКОбәйрәмнәр инде Алабугада, Түбән Камада, Зәйдә һәм Яр Чаллыда узды. Чираттагы белем бирү-күңел ачу мероприятиесе 30 августта Казанда Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында булачак.
ТР ЭТБМ мабугат хезмәте