2017 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) Ачык ишекләр көне була. Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстан Республикасы террриториясендә экологик иминлекне тәэмин итүгә, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
Казан шәһәренең Киров районында 100 м2дан артыграк пычратылган туфрак таптылар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, аерым режимлы объектларда законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча Казан прокуратурасы белгечләре һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасы белгечләре ак кристаллик калдыклар эзләрен теркәделәр. Алынган пробалар анализы әлеге матдәнең алюминий оксиды – кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зарар китерү куркынычы булган матдә икәнен күрсәтте.
ЭКОмәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм экологик культура формалаштыру буенча эш бурычларын билгеләргә. Шундый максат белән бүген Мәскәүдә “Экологик мәгариф бүген. Киләчәккә караш” V Бөтенроссия конференциясе ачылды. Анда катнашучылар чара кысаларында экологик белем бирү сыйфатын күтәрү буенча тәҗрибә уртаклашачаклар, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эаконнар үзгәрү турында һәм предприятиеләрнең яңа таләпләргә җайлашуы ысуллары турында фикер алышачаклар. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү һәм экологик культура формалаштыру буенча Татарстан тәҗрибәсен “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” («Мусора.Больше.Нет.НабережныеЧелны») экологик хәрәкәтенең координаторы Гүзәл Красноперова уртаклашачак.
Камил Зыятдинов һәм Кленовая урамнары, Яңа (Новый) һәм Нагорный тыкрыклары. Буаның бу урыннарында быелның ноябрендә гомуми мәйданы ике гектар булган берничә законсыз чүплекне ликвидацияләделәр. Чыгарылган чүпнең күләме 280 куб.м чамасы булды. Калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннары рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланган иде.
2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.
Су белән экспериментлар, яраксызланган материалдан эшләнгән киемнәр күрсәтү, театральләштерелгән экологик тамаша. Теләченең 1нче балалар бакчасында Экология көне узды. Табигатькә карата сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча чараны педагоглар һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре оештырды.
Юк ителгән 40тан артык чүплек, 100гә якын төзекләндерелгән чишмә. Әсәй авыл җирлегендә Азнакай районының табигать саклау эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Күчмә киңәшмәдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, авыл җирлекләре башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Казан шәһәре мәктәпләренең 8-11 сыйныфлары укучылары «Зилант» XVIII шәһәр ачык экологик форумында катнашырга чакырыла, ул 2018 елның 26 январенда узачак. Әлеге чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге, Казан федераль университеты тора.
Экологик форум түбәндәге юнәлешләр буенча узачак:
2017 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) Ачык ишекләр көне була. Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстан Республикасы террриториясендә экологик иминлекне тәэмин итүгә, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
Казан шәһәренең 6-8 сыйныф укучылары мәктәп укучыларының экология-биология буенча ачык шәһәр олимпиадасында катнашырга чакырыла. Интеллектулаль чара 2нче декабрьдә 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр 126нчы гимназиядә узачак.
Катнашу өчен 26нчы ноябрьгә кадәр заявканы arslanuk@mail.ru электрон почтасы яки Казан, Космонавтлар ур., 57 адресы буенча бирергә кирәк. Заявкада түбәндәгеләрне күрсәтергә: