Казан шәһәре мәктәпләренең 8-11 сыйныфлары укучылары «Зилант» XVIII шәһәр ачык экологик форумында катнашырга чакырыла, ул 2018 елның 26 январенда узачак. Әлеге чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге, Казан федераль университеты тора.
Экологик форум түбәндәге юнәлешләр буенча узачак:
Фәнни-тикшеренү. 9 секция эшен күздә тота: «Флора, үсемлекләр экологиясе», «Фауна, хайваннар экологиясе», «Биоиндикация, биомониторинг», «Су проектлары, Гидроэкология», «Аңлы кеше: социаль экология, психология», «Сәнәгать экологиясе, антропоген экосистемалар», «Кеше экологиясе, физиологиясе, сәламәтлеге», «Агроэкология», «Биогеография, геоэкология». Катнашучыларның эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк: теманың актуальлеге, эшнең эшләнеш-бизәлеше, мөстәкыйль башкарылган эзләнүләрнең катлаулылыгы һәм күләме, эшне тәкъдим итү (материал һәм терминологияне белү, бәян итү, яклау, күрсәтмәлелек).
Форум темасы буенча оештыру-массакүләм юнәлеш (агитбригадалар номинациясе). Бу номинациядә катнашучыларның яше – 6нчы-11нче сыйныфлар. Теманы ачу дәрәҗәсе, чыгышның оригинальлеге, сәнгатьлелеге бәяләнә. Номинациядә сайлап алу турын узган иң яхшы агитбригадалар катнаша. Районнарда сайлап алу туры үткәрергә тәкъдим ителә. Әгәр районнарда сайлап алу турлары үткәрелмәсә, теләгән һәр команда, сайлап алу турында катнашу өчен (чыгышны видеога төшерү), 2018 елның 20нче январена кадәр Шәһәр балалар экология-биология үзәгенә килә ала. Оештыру-массакүләм бүлек мөдиренә мөрәҗәгать итәргә - Шкуро А.А., 89178959221.
Табигать саклау юнәлеше “Биокүптөрлелекне саклап калу һәм ТР табигый ресурсларын саклау проблемалары”. Секциядә башкарылган табигать саклау эше турында табигать саклау проблемаларын хәл итүдәге шәхси гамәлләрне чагылдыра торган хисаплар тыңлана – шәһәр һәм шәһәр яны, яр буе территорияләрен, чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү, мәктәп яны территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү, җимлекләр эшләү һәм кышлаучы кошларга җим биреп тору, сыерчык оялары ясау һәм элү, табигать саклау буенча төрле акцияләр оештыру һәм үткәрү. Табигать саклау эшчәнлегенең актуальлеге, нәтиҗәлелеге, гамәли әһәмияте бәяләнә.
Форумда фәнни-эзләнү (заявка белән бергә эшкә кыскача аннотация җибәрергә) һәм табигать саклау юнәлеше буенча катнашуга заявкалар 2017 елның 22 декабренә кадәр arslanuk@mail.ru электрон почтасы буенча кабул ителә. Форумның нигезләмәсе белән Казан Шәһәр балалар экология-биология үзәге сайтында танышырга мөмкин:
https://edu.tatar.ru/upload/storage/org2378/files/9%20ГДЭБЦ%20форум%20Зилант%202018.doc
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте