Юк ителгән 40тан артык чүплек, 100гә якын төзекләндерелгән чишмә. Әсәй авыл җирлегендә Азнакай районының табигать саклау эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Күчмә киңәшмәдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, авыл җирлекләре башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Агымдагы елда үткәрелгән табигать саклау чаралары турында доклад белән Хәлил Мөстәкыймов чыгыш ясады. Ул: “Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән 2017 елда Азнакай районында экологик иминлекне тәэмин итү буенча берничә профилактик чара үткәрелде. Җирләргә рекультивация, амбарларга гидроизоляция, нефтьүткәргечләргә капиталь ремонт уздырылды. Атмосфера һавасы чисталыгын тәэмин итү буенча чараларга зур игътибар бирелә – ай саен автомат үлчәүләр, автотранспорттан чыгарыла торган газларның токсиклыгына даими контроль үткәрелә”, - дип билгеләп узды. Идарә башлыгы халыкның экологик акцияләрдә, өмәләрдә катнашуын да югары бәяләде.
Эш киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча киләсе елга әйләнә-тирә мохитне саклау буенча өстенлекле юнәлешләр һәм төп бурычлар билгеләнде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте