Файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару факты Әтнә районында Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланды.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре шулай дип саный. Нәкъ менә шуңа күрә экологлар даими рәвештә кечкенә балалар белән дә, өлкәнрәк балалар белән дә очрашулар үткәрә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде, бүлеп бирелгән акчаларны тигез һәм вакытында үзләштерүнең мөһимлеген ассызыклады. «Илкүләм проектлар кысаларында акчаларны үзләштерүне аерым билгеләп үтәсем килә, ул әлегә 36,5% тәшкил итә. Ел дәвамында акчаларны бертигез тотарга кирәк, бигрәк тә федераль акчалар кысаларында», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда атмосфера һавасының автотранспорт белән пычрану дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән масштаблы «Чиста һава» акциясе дәвам итә. Акция 1 июньдә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән старт алды.
Татарстан Республикасы Тукай районының Шилнәбаш авыл җирлеге территориясендә төбәк дәүләт экологик күзәтчелеген үткәрү барышында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланды.
Азнакай шәһәр суды Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Азнакай шәһәре территориясендәге өч рөхсәтсез чүплекне бетерү турындагы дәгъва таләпләрен хуплады.
1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3474 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 3087се (88,8%) хәл ителгән.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Халык контроле» система аша Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе территориясендә чүплек табылу факты буенча мөрәҗәгать килде.
Үсеп килүче буынның экологик культурасын арттыру кысаларында, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Тәтеш шәһәренең «Колосок» балалар бакчасында булдылар.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казанның Вахитов районы, Подлужная урамындагы санкцияләнмәгән чүплек турында берничә мәртәбә мөрәҗәгатьләр килде. Министрлыкның дәүләт инспекторлары оператив рәвештә урынга барып, анда җитештерү һәм куллану калдыкларын законсыз туплау фактын расладылар.