Экологик, матур һәм уңайлы. Болгар шәһәренең “Башак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр икенчел чималдан кошларга оя ясый. Иң яхшы җимлек традицион конкурс кысаларында балалар үз куллары белән ЭКОэшләнмәләр ясаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Камада калдыкларны законсыз яндыруга чик куйды. Экологлар җирле база территориясендә изоляция материалларының махсус җайланмаларсыз яндырганлыгын теркәде.
2018 елның 1 мартында Татарстан Республикасында «EcoTeam» яңа экологик проекты старт алачак. Әлеге чара укучыларның экологик мәдәниятен һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге белемнәрен күтәрүдә яңа ысул булачак. “EcoTeam” түгәрәгендә катнашу өчен 9-14 яшьлек мәктәп укучылар чакырыла.
Казанда «Дуслык» савыктыру-белем бирү үзәгендә мәктәп укучыларның А.М. Терентьев исемендәге XXIV Идел буе фәнни экологик конференциясе узды. Ул фәнни-тикшеренү һәм гамәли табигать саклау эшчәнлеген үстерүгә, укучыларның табигый ресурсларга җаваплы карашын формалаштыруга юнәлдерелгән.
2018 елның 24 мартында экологик, ресурсларны сакчыл файдалану һәм электр энергиясен саклау буенча иң зур “Җир Сәгате” акциясе уздырылачак. Россия Табигать министрлыгы әлеге акциядә катнашырга чакыра. Моның өчен сезгә бары тик 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр утны өзәргә, электр энергиясеннән эшләүче барлык җайланмаларны сүндерергә кирәк булачак.
Түбән Кама студентларына һәм активистларына экологик белем буенча ГТО нормаларын тапшырырга туры киләчәк. 20 февральдә “Яшел буын” (“Яшел ГТО”) республика проекты кысаларында шәһәрнең югары һәм урта белем бирү йортлары, иҗтимагый оешма вәкилләре экологик культура дәрәҗәсен тикшерү сынауларында катнашачак.
Табигатьтәге үзенчәлекләрне күзәтергә өйрәнергә һәм экологик яклау буенча үзеннән өлеш кертергә. Буа шәһәрендәге “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрнең шундый мөмкинлеге бар. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә балалар экологик акциясендә катнаша.
Баулы халкы яраксызланган люминесцент лампалардан, терекөмешле термометрлардан һәм батарейкалардан экологик ысул белән арынырга мөмкин. Шәһәрдә куркыныч калдыкларны түбәндәге адрес буенча урнашкан махсус контейнерга тапшырырга була: Энгельс урамы, 49 (бер сәүдә үзәге бинасында).
Казан-Буа-Ульян трассасы. Апас районы Чүри-Бураш авылы янәшәсендә Үләмә елгасы аша күпер салынган. Шушы җирдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары пычрак карның су объектына ташлану очрагын ачыклады. Бу эштә гаепле зат хокукны бозган урынында тоткарланды.
Минераллы, кыйммәтле һәм файдалы. Бүген республикадагы беренче экология сыйныфында белем алучы балалар тау токымнарының кеше тормышындагы әһәмияте турында белде. Казан шәһәренең 3 нче гимназиясендә беренче сыйныф укучыларына кызыклы дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре