Табигатьтәге үзенчәлекләрне күзәтергә өйрәнергә һәм экологик яклау буенча үзеннән өлеш кертергә. Буа шәһәрендәге “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрнең шундый мөмкинлеге бар. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә балалар экологик акциясендә катнаша. Әти-әниләре белән бергә кошлар өчен оялар ясый, алар өчен азык җыя һәм содыннан җимлекләрне агачларга элеп чыгалар. Табигать саклау акциясенең чикләрен киңәйтү максатында, янәшә урнашкан урманда “кошлар ашханәсе” оештырылган. Экологлар белән бергә 28 җимлек эленгән. “Кошларны тәрбияләү, аларны күзәтү, башкарылган эшнең әһәмиятен тою – балаларда табигатькә гоманлы караш формалаштыру мөһим шарт”, – дип басым ясый экологлар. “Балалар шунда ук үз хезмәтләренең мөһимлегенә инанды. Озак та үтмәде, җимлекләргә кошлар очып килде”, – дип хәбәр итте алар. Акциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, бүгенге чараның төп бурычы – канатлы дусларның һәрвакыт тук булуын кайгыртып тору.