Минераллы, кыйммәтле һәм файдалы. Бүген республикадагы беренче экология сыйныфында белем алучы балалар тау токымнарының кеше тормышындагы әһәмияте турында белде. Казан шәһәренең 3 нче гимназиясендә беренче сыйныф укучыларына кызыклы дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре Татарстанның "Казан Кремле" музей-тыюлыгының Табигый тарих музее хезмәткәрләре белән берлектә уздырды. Чара эколог өчен әһәмиятле җиһаз – микроскоп белән танышудан башланып китте. Мәктәп укучылары әлеге җайланманың төп детальләре, функцияләре белән танышты, шулай ук аның аша кайбер файдалы казылмаларны карады. Табигатьнең яшь белгечләре утырма тау токымнарын аеруча җентекләп өйрәнде, ә соңыннан алардан аппликация ясады. Татарстан Экология министрлыгы белгече Елена Гыйльмиҗанова билгеләп узганча, беренче сыйныф укучылары өчен яңа фактлар һәм предметлар белән танышу һәрчакта да зур кызыксыну уята, нәкъ менә шуңа күрә дә алар өчен гамәли дәресләр еш уздырыла. "Мәктәп укучыларының табигатьне саклау турында белемнәрне үз тормышларында куллана алуы һәм экологик яктан тәрбияле гражданнарга әйләнүе безнең өчен бик мөһим", – дип билгеләде эколог.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте