Лампалар, терекөмешле термометрлар һәм батарейкалар – эшкәртүгә. Баулыда куркыныч калдыкларны җыю өчен контейнер урнаштырылды

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Баулы халкы яраксызланган люминесцент лампалардан, терекөмешле термометрлардан һәм батарейкалардан экологик ысул белән арынырга мөмкин. Шәһәрдә куркыныч калдыкларны түбәндәге адрес буенча урнашкан махсус контейнерга тапшырырга була: Энгельс урамы, 49 (бер сәүдә үзәге бинасында). Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, куркыныч калдыкларны җыю пункты халыкта зур ихтыяҗ белән кулланыла.

Люминесцент лампаларны, терекөмешле термометрларны һәм батарейкаларны куркынычлылыгы буенча 1 класс калдыкларына кертәләр. Аларда куркыныч матдәләр бар, шуңа күрә алар табигатьтә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 1 дәрәҗә куркынычлылык материаллары икенчел чималга яраклы дип саналмый, шуңа күрә андый калдыкларны тиешенчә утильләштерергә кирәк. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International