«Байтик» балалар лагеренда «Туган як экологиясе» республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Танылган сәяхәтчедән лекция һәм дайверлардан мастер-класслар. «Байтик» балалар лагеренда «Туган як экологиясе» республика конкурсына йомгак ясалды. Табигатьне саклауга һәм экологиягә ярдәм итүгә юнәлтелгән проектлар бөтен Татарстан укучыларыннан килде. Эшләрне яклау өчен конкурс финалының турыдан-туры этабына 6 төркем чакырылды. Балаларга А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отрядының экспедиция эшчәнлеге турында сөйләделәр. туристлар җиһазы һәм кирәк-яраклар белән таныштырдылар. Экстремаль хәлләр һәм тауларга менүдән алган хис-тойгылары белән Мәскәүдән сәяхәтче һәм альпинист Дмитрий Петров уртаклашты.

Чүпне аерым җыю, шәһәрне яшелләндерү, экологик сукмаклар ясау һәм экологиянең башка юнәлешләре буенча тикшеренүләр. Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Руслан Фәткуллин, экология өлкәсендә техник фәннәр кандидаты, Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге методисты Светлана Суслова составындагы жюри иң яхшыларны сайлап алды. Озак сөйләшкәннән соң урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - «Туган ягыңны сөй, бел, сакла» табигатьне саклау проекты белән Теләченең 1нче балалар бакчасы;

2 урын – «Безнең белән уртаклаш!» экологик проекты белән Казан шәһәренең 6нчы гимназия төркеме;

3 урынны «Агач – тормыш символы» шәһәрне төзекләндерү буенча экологик проекты белән Лениногорск муниципаль районының «Балалар иҗаты йорты» МББУ төркеме һәм «Яшьләргә гражданлык, патриотик һәм экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән экологик сукмаклар» проекты белән Яр Чаллы шәһәренең 21нче урта мәктәбе төркеме бүлеште.

Инде якын көннәрдә җиңүче команда Санкт-Петербургка барачак. Икенче урынны алучылар дайвингның төп курсын үтәчәк. Лениногорск районы һәм Яр Чаллы төркемнәре Зәңгәр күлдә яки бассейнда чумуны сайлап алу мөмкинлегенә ия булдылар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International