Апас районында законсыз ком чыгару факты буенча җинаять эше кузгатылды. Зөя елгасының су саклау зонасында җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану турында хәбәр җирле Эчке эшләрнең район идарәсенә балыкчылардан килгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы белгечләренең уртак рейды барышында Чүри-Барыш авылыннан 5 км төньяк-көнбатышка таба ике карьерда эш эзләре табылды, берсе - 59 кв. м мәйданлы һәм икенчесе –22 кв. м. «Монда чыгарылган комның гомуми күләме 75 куб. м тәшкил итә. Эш урынында техника юк иде», - дип сөйләде инспектор Ленар Курамшин.
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы бүлеге РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 1 нче «Урлау» өлеше буенча җинаять эше кузгатты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте