ТР Президенты указы нигезендә, Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының Э.А.Эверсман ис. Зоология музее һәм гербариеның умырткалылар бүлеге инженеры Валериан Гаранинга "Татарстан Республикасының атказанган экологы" мактаулы исеме бирелде.
Бүген КФУдагы тантаналы чара вакытында Валериан Ивановичка тиешле документны һәм күкрәк билгесен Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тапшырды.Тантанада шулай ук министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов, КФУның фәнни эшчәнлек буенча ректор урынбасары Данис Нургалиев, КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры Светлана Селивановская һәм башкалар катнашты.
Казан галименә мактаулы исем табигать ресурсларын саклау һәм арттырудагы казанышлары, актив фәнни эшчәнлеге өчен бирелде.
"Чын мәгънәсендә күпне башкарган кешегә бүген шушы бүләкне тапшыру минем өчен зур мәртәбә. Миңа сезнең бөтен вакытыгыз командировкаларга бүлеп язып куелган, дип сөйләделәр. Сезгә булганыгыз өчен зур рәхмәт. Сез - безнең өчен өлге, үрнәк алырлык кешебез бар", - диде лаеклы бүләкне тапшыру вакытында экология министры.
Гаранинның фәнгә керткән өлешен бәяләп, Шадриков Валериан Ивановичның үз сүзләрен китерде: "Экология - ул иң мөһим фән". ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы экологиягә шундый мөнәсәбәттә булган, фәндә 60 ел эшләгән һәм бүгенгәчә университетта үз эшчәнлеген дәвам иткән кешегә лаеклы бүләкне тапшыру үзе өчен зур мәртәбә булуын ассызыклады.
"ТР Экология министрлыгы, башкалар да аның биографиясен өйрәнә алсын өчен, Валериан Гаранин турында китап чыгару бурычын үз өстенә алды. Ул безнең өчен үрнәк!" - дип йомгаклады А.Шадриков.
Сүз уңаеннан, китапны әзерләү эшләре бара инде, аның дөнья күрүе агымдагы елның декабренә ниятләнгән.
КФУ җитәкчелеге исеменнән Валериан Ивановчика рәхмәт сүзләрен проректор Данис Нургалиев белдерде: "Университет өчен башкарган бөтен эшегез өчен сезгә зур рәхмәт".
Олы яшенә карамастан - Валериан Гаранинга 90 яшь - ул умырткалылар бүлеге инженеры вазыйфасында хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, килүчеләр өчен экскурсияләр үткәрә, биология өлкәсендә тикшеренүләр алып бара.
"Миңа 90 яшь тулганга ярты ел чамасы, мине һаман тынычлыкта калдырмыйлар, - дип шаяртты Гаранин . - Үз гомеремдә ике тапкыр тулы бер елны табигатьтә үткәрдем, өстәвенә, беренче тапкыр өч яшемдә. Бу яшьтә мин беренче мәртәбә бүрене күрдем, шул вакыттан бирле байгыш көлүен беләм. Икенче тапкыр табигатькә инде сугыштан соң, Украинада эләктем. Анда урман безнең Раифаныкына охшаш: карт имәннәр һәм наратлар. Әти демобилизацияләнгәч һәм Казанга эләккәч, мин инде университетка җыена идем, биология факультетына. Шуннан бирле, 1947 елдан башлап мин "шундый" эшләр белән шөгыльләнәм".
Журналистлар белән аралашу вакытында ул атаклы зоолог, Казан университетының биология-туфрак факультетында илдә беренче табигать саклау һәм биогеоценология кафедрасы инициаторы Виктор Попов белән танышуы турында сөйләде.
"Бүген без Валериан Ивановичны хөрмәтлибез. Миңа ул университетта һәрчак эшләгәндер кебек тоела. Күпме генә вакыт узса да, ул үзгәрми диярлек, - дип уртаклашты КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә биргән интервьюсында Светлана Селивановская. - Студент чагымда мин Виктор Алексеевич Поповны да күрдем. Алар кулга-кул тотынышып эшләде. Валериан Иванович практиканы алып бара, ә без, студентлар, аның артыннан өлгерми идек. Ул урманнар буйлап поши кебек чаба иде. Кешенең эчке халәте һич кенә дә үзгәрмәгән. Ул хәзер дә командировкага китәргә әзер. Мин аны университетта кыр киемендә еш күрәм. Аның кебек кешеләр - университетның традицияләре һәм рухы. Аңа карагач, университет булган, бар һәм үзенең күркәм традицияләрен дәвам итәчәген аңлыйсың”.
Валериан Иванович турында сөйләгәндә, музей хезмәткәрләре һәм аның башка хезмәттәшләре бертавыштан аның яшенә буйсынмавын билгеләп үтте. Әйтик, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтындагы Э.А.Эверсман ис. Зоология музееның беренче категория инженеры Илья ЕфимовГаранинны "һәрвакыт табигатькә тартыла торган энергияле һәм тынгы белмәс кеше" буларак тасвирлады.
"Аңа экскурсияне ничә кешегә - берәүме әллә берничәме - үткәрү мөһим түгел. Ул бар кешегә һәм барысын да сөйләп бирәчәк. Аны бөтенесе хөрмәт итә һәм ярата. Аның озын гомерлелеге сере табигать белән аралашуда яшеренгән", - дип саный әңгәмәдәш.
Тантаналы чарадан соң Валериан Гаранин министр Шадриков өчен музей заллары буенча экскурсияне шәхсән үзе үткәрде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Валериан Иванович - ватаныбызның иң зур зоолог-герпетологларыннан берсе. Үзенең бөтен гомерен ул экология тармагына багышлаган. Ул бүген дә бөҗәкләр тормышын күзәтә: табигать кочагына чыга, аның яраткан урыны - Раифа тыюлыгы.
Валериан Ивановичның фәнни-педагогик эшчәнлеге һәрчак Казан университеты тормышы белән тыгыз бәйләнгән була. 1952 елда ул Казан университетының биология-туфрак факультетын тәмамлый, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Казан биология институтында эшли, аспирантураны бетерә. 1965 елда биология фәннәре кандидаты фәнни дәрәҗәсен ала.
Валериан Ивановичның фәнни кызыксыну өлкәсе - хайваннар экологиясе, герпетология, табигатьне саклау, фән тарихы. Ул - 350дән артык басылган эшләр авторы һәм автордашы, шул исәптән аның 30 монографиясе һәм китабы бар: "Идел-Кама төбәгенең җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләре (1983 ел)", "Идел-Кама тыюлыгы" (1989 ел), "Көнчыгыш Кама аръягының хайваннар дөньясы" (2000 ел), "Э.А.Эверсманның тормышы һәм эшчәнлеге" (2002 ел) һ.б.лар.
В.Гаранин шулай ук ТР Кызыл китабын төзүчеләрнең берсе, Идел-Кама тыюлыгы территориясендә һәм Куйбышев сусаклагычын төзегәндә су басу зонасында фәнни тикшеренүләрне оештыручы. Халыкара педагогия академиясе мөхбир-әгъзасы, Бөтенроссия табигать саклау җәмгыяте (1994 ел) һәм А.М.Никольский ис. Россия герпетология җәмгыяте мактаулы әгъзасы. "Фидакарь хезмәт өчен" (1970 ел), "Хезмәттәге батырлык өчен" (1979 ел) медальләре белән бүләкләнгән.
Чыганак:https://media.kpfu.ru/news/90-letnemu-uchenomu-kfu-valerianu-garaninu-prisvoili-zvanie-zasluzhennyy-ekolog-respubliki