Александр Шадриков РФ Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетының күчмә киңәшмәсендә катнашты

2018 елның 5 октябре, җомга

Бүген Чабаксарда РФ Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетының күчмә киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Парламентарийлар фикер алышуының төп темасы калдыклар белән нәтиҗәле эш итү һәм әйләнә-тирәлеккә тупланган зыянны бетерү буенча региональ тәҗрибәне өйрәнү булды. Дәүләт Думасы депутатлары каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү турында фикер алышты, шулай ук Пихтул чүплеген рекультивацияләү барышы белән танышты һәм Яңа Чабаксарда каты көнкүреш калдыклары полигонында булды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International