Татарстан экологлары Бердәм урман утырту көнендә катнашты

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре республиканың "Бердәм урман утырту көне" табигать саклау акциясенә кушылды. Массакүләм чара узган ялларда Питрәч районының Иске Шигали авылы янәшәсендә узды. Акция кысаларында министрлыклар, ведомстволар, шәһәр учреждениеләре һәм оешмалар вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм башка ихтыяри затлар катнашында гомуми 15 га мәйданлы территория яшелләндерелде. 40 меңгә якын ылыслы токым агачы утыртылды.

"Әлеге акциядә без ел саен катнашабыз. Бу эштә һәркемнең өлеше кыйммәтле дип саныйбыз. Урманнар – кыйммәтле ресурс, табигатьнең үзе тарафыннан булдырылган, безнең бурыч республиканың "яшел фонд"ын саклаудан һәм үрчетүдән гыйбарәт, шул ук вакытта табигатьтәге экологик нисбәтне саклау зарур", – дип билгеләде Экология министрлыгы белгечләре.

Акция ел саен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырыла, аның максаты – урманнарга карата сакчыл караш тәрбияләү, республика территориясендә урнашкан урманнарда иминлекле санитар-экологик торыш булдыру.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International