Республикада – экоҗәй. 11 июльдә "Күңелле җәй" ишегалды лагерьлары эшли башлаячак

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Суның фильтры ничек эшли һәм аны үз кулларың белән ничек ясарга яисә үз ишегалдыңда агачны ничек утыртып булуы турында белү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 11 июльдә Казанда "Күңелле җәй" ишегалды лагерьлары старт алачак. Әлеге проект үзәгендә – кешенең һәм аны чолгап алган әйләнә-тирә дөнья экологиясе. Катнашучыларны ял оештыруның яңа формасы көтә: иҗади, кызыклы, спорт чаралары, табигатьне саклау турындагы фәннең иң кызыклы өлкәләре белән танышу. Балалар үзләренең танышларының даирәсен киңәйтә, белемнәр дәрәҗәсен арттыру һәм күңелле итеп вакыт уздыру мөмкинлеген алачак. Программада катнашу өчен 5 яшьтән 14 яшькәчә булган балалар чакырыла. Проектта катнашу – түләүсез һәм теркәү узуны таләп итми.

"Күңелле җәй" ишегалды лагерьлары, авыл җирлекләрен дә кертеп, Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында җәйге сезон дәвамында эшләячәк. Проектны оештыручылар булып "Россия Студент Отрядлары" россиякүләм иҗтимагый яшьләр оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык чыгыш ясый.

КАЗАН ШӘҺӘРЕНДӘ "КҮҢЕЛЛЕ ҖӘЙ" ИШЕГАЛДЫ ЛАГЕРЬЛАРЫН УЗДЫРУ ГРАФИГЫ

11-18 июль 

45 нче йорт ишегалды, Академик Королев ур., Казан ш.

15:00 - 17:00 сәг.

 

12-19 июль 

2 нче йорт ишегалды, Әбүбәкер Терегулов ур., Казан ш.

15:00 - 17:00 сәг.

 

13-20 июль 

110 нчы йорт ишегалды, Хөсәен Ямашев пр., Казан ш.

15:00 - 17:00 сәг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International