Көньяк-Көнчыгыш махсус аналитик контрольлек инспекциясендә яшь әлмәтлеләр өчен тәҗрибәләр күрсәтелде

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Ни өчен эколабораторияләрдә ак халаттан йөриләр? Сынауларны уздырганда нинди савыт-саба кулланыла? Һавадан проба алу ни рәвешле башкарыла? Әлмәт шәһәренең 1 нче санлы "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кызыклы химия дөньясы белән танышты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экскурсия ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясендә уздырылды. Балалар экологларның шәһәр күлендәге суның сыйфатын, әлмәтлеләр сулаган һаваны ни рәвешле тикшерүе хакында белделәр. Экологик лабораториядә эшләүчеләр балаларны микроскоп белән таныштырды, шулай ук күпчелек сынауларның ни өчен пыяла савытларда: пробиркаларда, химик стаканнарда, колбаларда уздырылуы хакында да аңлатып уздылар. "Төсле" сынаулар сериясе балаларда аеруча зур кызыксыну уятты, әлеге тәҗрибә яшь тамашачылар өчен инспекция белгечләре тарафыннан махсус эшләнгән иде. Йод, крахмал, марганцовка, сөт, серкә – экологлар матдәләрнең үзара тәэсир итешү күренешен күрсәттеләр, аның барышын төс үзгәрүгә карап күзәтергә мөмкин иде. Кызыклы сынаулар яшь әлмәтлеләрдә зур тәэсирләр калдырды, алар экскурсия тәмамлангач бирегә яңадан килү теләген белдерде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International