РФ Дәүләт Думасы тарафыннан пычратучы матдә ташландыклары чыганакларын автомат тикшерү системалары белән җиһазлау турында закон кабул ителде

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Закон проекты РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап зур предприятиеләрне ташландык һәм пычратучы матдә ташлау чыганакларын өзлексез автомат тикшереп торучы системалар белән тәэмин итүгә мәҗбүр итүче табигать саклау законнары нормаларын җәелдерү өчен әзерләнгән. Бу хакта Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Эш тармагында үлчәү чаралары, онлайн-режимда мәгълүмат алу мөмкинлеген тудырып, турыдан-туры чыганакка урнаштырылырга тиеш.

Законда билгеләнгәнчә, комплекслы экологик рөхсәт алу турында вәкаләтле органга заявкада ташландыкларның яисә зарарлы матдә ташлауның стационар чыганакларын системалар белән тәэмин итү программасы да тапшырылырга тиеш. Бу вакытта программаны тормышка ашыру срогы мондый рөхсәтне алган көннән башлап 4 елдан артып китәргә тиеш түгел. Бу хәл табигатьтән файдаланучыларга проект документларын вакытында әзерләргә һәм расларга, кирәкле җайланмаларны сатып алырга һәм алар белән чыганакларны тәэмин итәргә мөмкин итәчәк.

Автомат тикшерү системасыннан файдаланып алына торган мәгълүматның төгәллеген тәэмин итү максатларында ташландыкларны исәпләү һәм исәпкә алу, алынган мәгълүматны теркәү һәм тапшыру җайланмаларына карата таләпләрне, шулай ук өзлексез автомат тикшерү системаларын булдыру һәм алардан файдалану кагыйдәләрен билгеләүне Хөкүмәт дәрәҗәсенә гамәлгә кертү күздә тотыла.

Исәпләгечләрдән алынган белешмәләр Росприроднадзорга юлланачак, анысы, әйләнә-тирә мохиткә мөмкин булган күләмнәрдән артып киткән очракта, оператив рәвештә йогынты ясый алачак. Шулай ук әлеге мәгълүматлар ачыктан-ачык файдаланырлык итеп урнаштырылачак.

Бүгенге көндә Россия Табигать министрлыгы экспертлар белән берлектә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән законны җәелдерү өчен законга кагылышлы актлар редакциясе әзерләнгән һәм эшләнгән. Моннан тыш, Росстандарт институты өч илкүләм стандартын эшләп чыгарган, аларда автомат тикшерү системаларына карата, аларны тикшерү буенча техник һәм метрологик таләпләр билгеләнә һәм агымдагы ел азагына кадәр аларны кабул итәргә әзер.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International