ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Каратай елгасында пычратучы матдәләрнең арту күренешләре ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре су объектларын мониторинглау кысаларында табигый суга анализ уздырды.

Пирамида сыман тирәкләр, зәңгәр чыршылар, Корея каеннары. Г.И. Гензе исемендәге атаклы дендрология бакчасында 250 артык төрдә куак һәм агач үсә. 1948 елда Омскида барлыкка килгән өлкә бакчасы хәзерге вакытта төбәкнең табигать һәйкәле статусына ия.


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Россиякүләм халык фронты торак пунктлары эчендә урнашкан, ачыкланган һәм тәртипкә китерелгән чүплекләр саны буенча шәһәрләр рейтингын күрсәтте. "Чүплекләрнең интерактив картасы" ресурсы белешмәләренә караганда, Искитим (Новосибирск өлкәсе), Түбән Кама һәм Бөгелмә (Татарстан Республикасы) лидер буларак танылган.

Сәләтле балаларга ярдәм итү һәм геология фәненең иң яхшы гореф-гадәтләрен пропагандалау, укучылар, балалар-яшүсмерләр геология берләшмәләре җитәкчеләре арасында тәҗрибә уртаклашу һәм алар эшенә йомгак ясау. Татарстанда 2018 елның 11-17 июль көннәрендә яшь геологларның V республика ачык кыр олимпиадасы узачак. Әлмәт районында нефтьнең Ромашкино ятмасын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуга багышланган чара биредә "Кояшлы" һәм "Дуслык" балаларны савыктыру лагерьлары базасында узачак.

Биналарны сүтүдән барлыкка килгән чүпләр, яраксызланган шиннар һәм бетон эшләнмә ватыклары – Түбән Кама районында санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланды. Җирле халыктан калдыкларның бакчачылык бергәлеге территориясендә урнаштырылуы турында хәбәр алгач Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары әлеге урынга чыкты. Биредә белгечләр төзелеш калдыкларыннан торучы 55 квадрат метрлы җиргә тап булды. Рейд барышында гаепле зат та билгеләнде: чүплек бер бакчачыныкы булып чыкты. 

Буа шәһәренең "Бор" лагерында ял итүче 190 бала табигый бәрабәрлекне сакларга карар кылган. Лагерь күленең яр буе полосасында "Чиста яр" акциясе булып узды.

"Табигатькә зыяны булмаган туризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясендә катнашучылар Курган өлкәсенең географик һәм табигый үзенчәлекләре белән таныша. "Просветский дендрарий" төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле Урал арты флорасының хәзинә байлыгы булып тора, анда 200 төрле үсемлек исәпләнә. Иң әүвәл дендрарий 1894 елда Урман мәктәбе базасындагы питомник буларак булдырыла.


6
июль, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында экологик стандартларга туры килми торган эшчәнлек башкарылуын ачыклады. Хокук бозу очрагын ачыклау җирле халыкның игътибарлылыгы аркасында мөмкин булды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре законсыз карьерны ачыклады.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Евгений Игонин җитәкчелегендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International