Бүген "Чиста Татарстан" программасында үсеп килүче экологлар буыны – юннатлар хакында сөйләячәкләр. Студия кунаклары – "Чиста булачак" ТР яшьләрнең экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова һәм хәрәкәтнең активисты Максим Антонов 21 гасырның яшь натуралистлары хакында аңлатачак һәм аларның нинди булуы турында күрсәтәчәк. Чакырылган экспертлар юннатлык хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган Республика фестиваленнән алган хис-кичерешләре белән уртаклашачак, шулай ук экологик активист рәтләренә ни рәвешле кереп булуы турында да сөйләячәк.
"Чиста Татарстан" программасын "Татарстан-24" телеканалында чәршәмбе көннәрендә 12.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә карагыз.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте