Мамадыш районында җофар, коңгырт аю, чәшке, борындык, сапсан һәм саз карчыгасы бар, ә тагын биредә 100 якын зур һәм кечкенә елга ага. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре "Яшь гвардия" лагерында ял итүче балаларга туган якның табигать байлыклары турында сөйләде. Биредә "Табигатьтә – җәй" эко-дәресе узды.
"Без табигать һәйкәлләре, җирле флора һәм фауна байлыгы турында сөйләп, үзебезнең балаларда республика табигатенең һәм аларның туган районының гүзәллегенә карата кызыксыну уятырга телибез", – дип сөйләде экологлар. Балалар белгечләрнең Соколка урманы һәм Бөрсет пихталыклары турында, Бөрсет елгасы һәм Порфирьев пихта урманы турындагы хикәятләрен кызыксыну белән тыңлады. Чара азагында экологлар балаларга истәлекле бүләкләр – дәфтәрләр һәм экология турында китаплар тапшырды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте