Чүпне эшкә җигәбез! Мамадыш шәһәрендә капкач җыялар

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Мамадыш шәһәренең “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче актив һәм иҗади сабыйлар “ЭкоЯз – 2019” кысаларында пластик шешә капкачларын җыю акциясендә катнаша. Капкачларның төрен-төргә аерып тапшыру – чүпне аерып җыю һәм аны икенчел эшкәртү юлында тәүге адым. Чараны оештыручылар әйтүенчә, балалар ризыкларыннан калган буш банкалар, соклар капкачларын һәр көн саен китереп кенә торалар. Акция кысаларында тәрбиячеләр әңгәмәләр, табигатькә чыгу, күзәтүләр оештыра. Кагыйдә буларак, мондый чаралар сабыйларда гына түгел, аларның әти-әниләрендә дә бик зур кызыксыну тудыра. Бүгенгә балалар бакчасы пластик капкачларның беренче партиясен – 32 кг капкач җыйган инде. Бер килосы 500ләп данә пластик капкач сыйдыра! Хәзер акциянең иң кызган чагы. Балалар, капкачлар җыеп, илебезне чистаракка әйләндерүләрен һәм шушы эшләре ярдәмендә әле тагын кемнәргәдер булышуларын да яхшы аңлый. Ә бу аларга өстәмә этәргеч бирә, кызыксынуларын арттыра.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International