Яшьләр экологик берләшмәләренең һәм студентлар оешмаларының иң актив вәкилләре, экология мәсьәләләре өлкәсендә Татарстан Республикасы экспертлары “ЭКОдулкын” Яшьләр экологик оешмаларының IV форумына җыела. Чара “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында 31 майдан 1 июньгә кадәр уздырыла. Форумда катнашучыларны белем мәйданчыклары, тәҗрибә алышу буенча “Түгәрәк өстәл”ләр, мәдәни-күңел ачу программасы һәм төрле бәйгеләр: фәнни-тикшеренү эшләре, социаль әһәмиятле проектлар бәйгеләре һәм “EcoSkills” һөнәри осталык бәйгесе көтә.
Чарага җитәкчеләр, белгечләр, кураторлар, экологик тәрбия һәм табигатьне саклау чараларын оештыру өлкәсендә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләрдә катнашучылар (14тән 30 яшькә кадәрге) чакырыла. Моның өчен 2019 елның 17 маена кадәр интернет аша теркәлергә кирәк. Бу хакта тәфсилле мәгълүматлар белән Форумны үткәрү турында нигезләмәне укып танышырга була.
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, “Россия Студентлар Отрядлары” гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасының “Чиста булачак” Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте