Куйбышев сусаклагычы тулу режимына күчте

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Жигулевсий гидроузелы аша су җибәрү киметелгән. Шулай итеп, Кама сусаклагычына (Кама тармагы) агучы су ташкыны сизелерлек арткан.

Шуны да исегезгә төшерик: Куйбышев сусаклагычының биеклеге кимү Иделнең түбәнге өлешенә авыл хуҗалыгы һәм балык хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару максатында  су җибәрүгә һәм сусаклагычка агып төшә торган суның кимүенә бәйле. 7 май көнне Мәскәүдә уздырылган Идел-Кама каскады сусаклагычларының эшен җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча сусаклагычларның биеклекләрен килештерү турында карар кабул ителде.

Оптимистик фаразларга караганда, Куйбышев сусаклагычы биеклеге бер декада (10 көн) дәвамында  0,5 м биеклеккә күтәреләчәк. Шулай итеп, су биеклеген 9 июньгә 52 метрга җиткерү планлаштырыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International