Россия Экология министрлыгы: Идел-Кама каскады сусаклагычлары өчен суны максималь дәрәҗәдә экономияләү режимнары билгеләнде

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Агымдагы елның яз башыннан Идел елгасында гидрологик хәлләр көтелмәгәнчә килеп чыкты, дип хәбәр ителә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында.

Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов әйтүенчә, туфракта туң катламының юка булуы һәм карның акрынлап эреп, туфракка сеңә баруы грунт суларының кимүенә китергән.

“Росводресурсы”, ведомствоара эш төркеменең тәкъдимнәре нигезендә, 11 майдан 10 июньгә кадәрге чорга гидроузелларның эш режимнарын Иделнең югарыгы өлеше сусаклагычын нормативта каралганча су белән тутыруны тәэмин итәрдәй итеп билгеләгән. Май аенда һәм 2019 елның икенче кварталында каскад сусаклагычларының күпчелегенә суның аз агып төшү ихтималы турында “Росгидромет”ның аныкланган фаразлары нигезендә, Иделнең түбәнге өлешенә су җибәрү күләме 69 куб.км күрсәткеченә калдырылган (“Росгидромет”ның алдагы фаразы буенча исәпләнгән 90 куб.км урынына, ә инде оптималь күләм – 120 куб.км).

Язгы ташу чорында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салуда төп ысулларның берсе – ел саен Волгоград һәм Әстерхан өлкәләренең авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык хуҗалыгы мәнфәгатьләрендә су җибәрү.

Идел елгасы янында урнашкан төбәкләр өчен икътисадның барлык тармаклары мәнфәгатьләрен тиешенчә канәгатьләндерүне тәэмин итү максатыннан чыгып, әлегә суның аз булуы шартларында, каскад сусаклагычлары өчен суны максималь дәрәҗәдә экономияләү режимнары билгеләнгән. Россия табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин “Росводресурсы” оешмасына аларны үтәүне аерым контрольлектә тотарга тәкъдим иткән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International