Казанда 150 кв.м мәйданда җирне бозу очрагы ачыкланды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Казан шәһәре Киров районында нефть продуктлары түгелү турында гражданнардан алынган мөрәҗәгать кысаларында,  шул урында булып кайтты. Экологлар  чыннан да,  150 м2 мәйданда җирне пычратуга юл куелганлыгын раслады. Гомуми химик анализ үткәрү һәм хәвефлелек классын билгеләү өчен пычраткан матдә һәм туфрак пробалары алынды.

Нәтиҗәдә Администртаив хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча административ эш кузгатылды.  “Росреестр” ТР буенча идарәсенә җир кишәрлеге хуҗасын билгеләү өчен запрос җибәрелде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International