Әлмәттә яшәүче берәү, экология таләпләрен санга сукмыйча гына, җир кишәрлеген арендага биргән

2019 елның 14 мае, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә арендага бирелә торган җир кишәрлегендә экология таләпләрен бозуны ачыклаган. Алар рейд тикшерүе барышында гражданнарның Нәриман елгасына килеп-китеп йөрүенә комачаулардай киртәгә (яр буе линиясеннән 3 метр ераклыкта, ә ул 20 метр ераклыкта булырга тиеш) юлыккан. Экологлар шулай ук кара металл ватыгы һәм калдыкларын кабул итү өчен бүлеп бирелгән территориядә туфракны бозу фактын ачыклаган. Үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча туфракта нефть продуктлары микъдарының тиешледән 49 тапкырга артыграк булуы билгеләнгән. “Җир кишәрлеген арендага бирүче, су саклау зонасы чикләрендә транспорт кую урыны булдырып, су объектын пычранудан, чүпләнү, ләмләнү һәм саегудан саклауны тәэмин итмәгән, шулай ук файдаланылмый торган скважинаны юкка чыгару чараларын күрмәгән, ә бу җир асты биләмәләрен һәм гидроминераль ресурсларны пычратуга китерергә мөмкин иде”, – ди инспекторлар. Тикшерү йомгаклары буенча территория милекчесе 4 закон бозу очрагы буенча административ җаваплылыкка тартылган:

- Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы – “Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп йөрүен тәэмин итү шартларын үтәмәү”,

- Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше – “Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”,

- Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.45 статьясындагы 1 өлеше – “Су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык объектларын һәм башка объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм саегудан саклауны тәэмин итү корылмалары белән җиһазлау таләпләрен үтәмәү”,

- Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.9 статьясы – “Җир асты биләмәләрен һәм гидроминераль ресурсларны саклау таләпләрен бозу”.

Закон бозучыга билгеләнгән срокта штраф түләргә, киртәне сүтәргә һәм туфракка китерелгән зыянны капларга ( 244 мең сум күләмендә) туры киләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International