“ЭКОдулкын” IV Яшьләр экологик оешмалары форумына яшьләр экологик берләшмәләренең һәм студентлар оешмаларының иң актив вәкилләре, экология мәсьәләләре өлкәсендә Татарстан Республикасы экспертлары җыелачак. Чара 31 майдан 1 июньгә кадәр “Байтик” савыктыру-мәгариф комплексында уза. Анда катнашучыларны мәгариф мәйданчыклары, тәҗрибә алышу буенча “Түгәрәк өстәл”ләр, мәдәни-күңел ачу программасы һәм төрле бәйгеләр: фәнни-тикшеренү эшләре, социаль әһәмиятле проектлар һәм “EcoSkills” һөнәри осталык бәйгеләре көтә.
“Экодулкын2019” форумында катнашучыларның түбәндәге мәйданчыкларда булу мөмкинлеге бар:
- Фәнни экология. Төбәкнең биологик төрлелеге белән танышу, табигать ресурсларын саклау һәм энергияне сак тоту проблемалары буенча фикер алышу;
- Социаль экология. Социаль фән буларак, экология, экологиягә зыян китермичә яшәү ни өчен кирәк һәм кем аннан ота;
- Экология һәм белем бирү. Экологик агарту темалары буенча фикер алышу, агарту чараларын үткәрүнең яңа форматлары. Балалар һәм яшьләрне Татарстан Республикасында яшь натуралистлар хәрәкәтен үстерү процессына җәлеп итү;
- Экология һәм медиакиңлек. Экология өлкәсендә медиа-проектлар: телевидение тапшырулары, радиодан чыгышлар, блоггинг, социаль челтәрләр, реклама, һ.б.;
- Экология һәм социаль проектлар. Иҗтимагый оешмаларның һәм физик затларның социаль проектлары бәйгесендә катнашу өчен мәйданчыклар белән танышу;
- Экология һәм калдыкларсыз тормыш. Үз йортыңда экологик көнкүрешне җайга салу, яки калдыкларга ничек итеп яңа “сулыш” өрергә мөмкин.
Чараны оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, “Россия студентлар отрядлары” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, ТР “Чиста булачак” Төбәк иҗтимагый оешмасы.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте