Бүген ТР Экология министрлыгында “Евразия күлләре: проблемалар һәм аларны хәл кылу юллары” дигән темага II Халыкара конференция кысаларында “Түгәрәк өстәл”ләр үткәрелде

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында үткәрелгән “Түгәрәк өстәл” утырышында су объектларын саклау һәм алардан нәтиҗәле файдалану проблемалары каралды. Фикер алышу Казанда узучы “Евразия күлләре: проблемалар һәм аларны хәл кылу юллары” дигән II Халыкара конференция кысаларында оештырылды. “Хәзерге вакытта шәһәрләшкән территорияләрдә, зур авыл хуҗалыгын алып бару, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре эшли торган урыннарында, зур һәм уртача торак пунктлар тирәсендә сулыкларның пычрану дәрәҗәсе күп тапкырларга артты. Суларның пычрануының тагын бер сәбәбе – чистарту корылмалары торышының канәгатьләнерлек булмавы. Табигый шартларның, беренче чиратта, климат шартларының үзгәрүе, су объектларыннан чиктән тыш күп файдалану һәм аларны пычрату сулыкларның үзгәрүенә, өлешчә кибүенә һәм хәтта тулысынча юкка чыгуына китерә. Шул сәбәпле су объектлары торышына системалы мониторинг таләп ителә. Шушы мәгълүматлар нигезендә су объектларын саклау һәм алардан нәтиҗәле файдалануга бәйле билгеле бер карарлар кабул итәргә кирәк”, – дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйләҗев билгеләп үтте.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар экологик реабилитация һәм су объектларын төзекләндерү буенча республика тәҗрибәсен өйрәнде, су объектлары һәм су саклау зоналарына гидроморфологик мониторинг проблемалары һәм перспективалары, шулай Куйбышев сусаклагычы үрнәгендә су җыю ягыннан биоген нагрузканы өйрәнү һәм аны киметү перспективалары буенча фикер алышу булды.

 “Россиянең су тармагы кадрларын әзерләүдә фән һәм мәгариф хезмәттәшлеге” дигән темага үткәрелгән “Түгәрәк өстәл” кысаларында булачак белгечләрне әзерләүдә нинди мәсьәләләрне исәптә тотарга тиешлеге турында сүз барды.

Бүген “Евразия күлләре: проблемалар һәм аларны хәл кылу юллары” дигән II Халыкара конференция ахырына якынлаша. Секцияләр һәм “Түгәрәк өстәл” эшенә йомгаклар ясалды, конференция резолюциясе проектына тәкъдимнәр эшләнде. Евразия күлләре ресурсларын теоретик тикшеренүләр, алардан файдалану, аларны саклау һәм идарә итү нәтиҗәләре конференция материаллары буенча бастырып чыгарылган фәнни язмалар җыентыгында урын алган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International