Алабуга шәһәре тирәсендә чүплек ясап куйганнар, шуннан начар ис тарала. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе террриториаль идарәсенә “Халык контроле” системасы аша әнә шундый хәбәр кергән. Экологлар бирегә килеп чыккач, чыннан да, закон бозу фактын раслаган. 1236 кв.м. мәйданда җир кишәрлегенең чүп-чар белән пычратылуы исәпләп чыгарылган. Инспекторлар билгеләгәнчә, җир кишәрлеге – муниципалитет милкендә. Димәк, нәкъ менә алар әлеге территорияне карап тотуга җаваплы.
Хәзерге вакытта, күрсәтмәне үтәү йөзеннән, чүплек юкка чыгарылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте