Пневматик шиннар, көнкүрештән калган эре калдыклар, кара тимер ватыгы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Менделеев районында тиешсез урынга чүп-чар өеме ясау фактына тап булган. Нәтиҗәдә барлыгы 31 кв.м мәйдандагы җирнең чүпләнүе исәпләп чыгарылган. Физик затлар җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиолоия таләпләрен һәм территорияләрне төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 3.6 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылган. Закон бозу бер ай эчендә юкка чыгарылырга тиеш.
Кама буе территориаль идарәсе экологлары гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү барышында Чаллы шәһәренең Садоводческая урамында да булып кайткан. Алар биредә – кара металл ватыгын кабул итүче предприятие территориясендә чүп-чарны законсыз яндыру очрагын ачыклаган. Вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ беркетмә тутырылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте