Зәй һәм Чистайда атна уртасында өмәләр уздырылды

2019 елның 24 мае, җомга

Республикабызда ЭКОяз азагына якынлашып килә. Шуңа да карамастан, Татарстанда яшәүчеләр өмәләр һәм табигатьне саклау буенча башка чараларда әле һаман бик актив төстә катнашып килә. Бу юлы Чистай районы советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре территорияләрне чистарту-җыештыруга чыкты. Алар “Яшьләр” скверын тәртипкә китерде, андагы чыбык-чабык һәм чүп-чарны җыеп түкте. “Өмә – территорияне җыештыру гына түгел, үзебез яши торган шәһәргә карата мөнәсәбәтебез дә ул. Чистайда мондый акцияләрдә катнашучыларның бик күп булуы күңелдә зур канәгатьлек хисләре уята”, – диеште өмәдә катнашучылар. Сүз уңаеннан, өмәдә барлыгы 27 капчык чүп-чар җыеп алынуын әйтеп үтәргә кирәк.

Зәй шәһәрендә исә экологларның вертолеттан карап-тикшереп йөрүләре нәтиҗәсендә ачыкланган чүплекләр күмәк көч белән юкка чыгарылды. Шулай итеп, идарәче компания хезмәткәрләре һәм ваемлы, мәнле гражданнар махсус техника ярдәмендә 200 кубометров чүпне җыеп түкте.

Республикабызда санитария-экология икеайлыгы кысаларында муниципаль берәмлекләр арасында конкурсның гамәлгә куелуын искә төшерик. Рөхсәт ителмәгән калдыклар урыннарын ачыклау һәм юкка чыгару, экология-агарту һәм табигатьне саклау чараларын үткәрү буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә махсус бүләкләр тапшырылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International