Бу шимбәдә Казанда “Татарстанның чиста урманнары” дигән республика табигатьне саклау акциясе үткәрелә. Аңа шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре дә кушыла. Акция ике мәйданчыкта – “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (Оренбург тракты, 138) каршындагы мәйданчыкта һәм Казан оптика-механика заводы (Липатов ур., 37) тирәсендә узачак, дип хәбәр ителә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында. Акция 11:00 сәгатьтә башлана. Шунда ук пирчәткәләр һәм капчыклар өләшенәчәк.
“Татарстанның чиста урманнары” дигән республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан инде 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның кысаларында урманнар каты коммуналь калдыклардан, корыган агач-куаклардан, чыбык-чабыклардан чистартыла. Акция, язгы һәм көзге чорларда, республикабызның барлык муниципаль районнарында уздырыла, анда министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр, урман биләмәләре арендаторлары, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнаша.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте