Республиканың иң актив эко-үзәкләрендә яшь экологлар өчен билгеләнгән мини-лабораторияләр белән таныштыру булды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Әйләнә-тирә мохиткә контрольлек, суның, һаваның ни дәрәҗәдә пычрануын билгеләү һәм хәтта җимешләрдә нитратлар микъдарын исәпләп чыгару өчен лаборатор экспериментлар! Бүген республиканың иң актив экологик үзәкләренә “Пчелка-У/хим” дигән мини-экспресс-лаборатория бүләк ителде.

Казанның “Ресурс” 146нчы лицеена әйләнә-тирә мохит сагындагы яшь тикшеренүчеләр өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителгән чемоданны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү бүлеге начальнигы Ольга Артемьева тапшырды. “Биредә фильтрлар, “тест-полоска”ларның бик күп төрләре, Петри савытлары һәм хәтта кояштан саклану өчен күзлекләр дә бар. “Пчелка У/хим” – заманча экологик белем бирү чарасы. Укучыларга ул мөстәкыйль практик эшчәнлек күнекмәләрен үстерү, экспериментлар үткәрү, анализлар ясау мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үтте Ольга Артемьева. Ул шулай ук укучыларга “сәламәт” һәм экологик имин киләчәккә ирешү процессларында яшь буынның роле, шулай ук “Экология” илкүләм проектының асылы, аны тормышка ашыруның мөһимлеге турында сөйләде.

Шулай ук түбәндәге мәктәпләрдә “Пчелка-У/хим” мини-экспресс-лабораториясе белән таныштыру булды:

  1. Баулы шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә.

   2.Буа районы Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә.

   3.Түбән Кама районы 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә.

   4. Чаллы шәһәре 4нче балалар экология-биология үзәгендә.

   5. Минзәлә шәһәре 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә.

   6. Кукмара шәһәре Югары Арбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә.

   7. Чистай районы 1нче гимназиясендә.

   8. Әлмәт районы Урман-Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбендә.

   9. Биектау 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International