Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыятендә киң колачлы реконструкциядән соң биологик чистарту корылмалары ачылды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыятендә киң колачлы реконструкциядән соң биологик чистарту корылмалары ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Тантанада Президент Рөстәм Миңнеханов, “ТАИФ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыяте Директорлар Советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Азат Бикмурзин, Түбән Кама  муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү компаниянең төп экологик проектларыннан берсе булып тора. Чистарту корылмалары инде 1966 елда файдалануга тапшырылган булган.

Реконструкциянең беренче этабы 2016 елда хәл ителгән, 2018 елда икенче этабына керешелгән. Сәнәгатьнең ташландык суларын чистарту узелында яңа биналар, корылмалар: ташландык суларны кабул итү камерасы, газсызландыру җайланмасы белән, полимер бөртекләр җыю бассейны, ком тоткычлар, җиңел углеводородлардан чистарту блогы һәм газдан чистарту блогы реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Барлык объектлар да  – тулысынча герметик.

Икенче этап кысаларында шулай ук заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән  биологик чистарту корылмасы лабораториясенең химик бүлеге реконструкцияләнгән. Биредә көнкүреш  һәм “химия” белән пычранган суларның, өске һәм грунт суларының сыйфаты контрольлектә тотыла, ташландык суларны чистартуда катнашучы микроорганизмнар күләменә көндәлек мониторинг ясала. Чистарту корылмаларында реаль вакыт режимында ташландык суларга аналитик мониторингны чагылдырылу өчен видеопанель дә пәйда булган әле.

2019 елның мартыннан, реконструкция белән бер үк вакытта, сәнәгать мәйданчыгында яңгыр суларын агызуның яңа коллекторын төзү эшләре дә алып барыла. Аның озынлыгы – 15 чакрым чамасы. Коллекторны ике төрле ысул: ачык ысул һәм микротоннель ысулы белән сузалар. Соңгысы торбаүткәргечне автомобиль һәм тимер юл кичүләре аша салганда кулланыла. Яңа коллектор ташландык суларны чистарту корылмаларына кадәр китерү системасының су үткәрү сәләтен арттыру, куркынычсызлыгын көчәйтү һәм экологиягә зыянны киметү мөмкинлеге бирәчәк.

Биологик чистарту корылмасының гомуми бәясе (яңа коллектор төзелешен кертеп), НДС белән, өч миллиард сумнан артыграк тәшкил иткән. Шулай итеп, аны киң колачлы реконструкцияләү нәтиҗәсендә Түбән Кама сәнәгать узелы предприятиеләре җитештерү куәтләренең һәм шәһәр инфраструктурасының динамикалы үсүе шартларында ташландык суларны ышанычлы төстә чистарту; ташландык суларны чистарту корылмаларына китерү  һәм чистартылган суларның сулыкка агызу системасының су үткәрү сәләтен һәм ышанычлылыгын арттыру; Түбән Камада һәм якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләргә уңайлырак шартлар тудыру (чөнки һавага начар исләр чыгуга, шулай ук пычрак матдәләрнең суга һәм туфракка эләгүенә киртә куелган) тәэмин ителгән.

Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыяте, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү барышында заманча технологияләрне һәм өр-яңа җиһазларны гамәлгә кертеп, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен комплекслы төстә хәл кылуга юнәлдерелгән бик тә мөһим экологик проектны уңышлы төстә тормышка ашырган. Гомумән, биологик чистарту корылмасын тормышка ашыру ярдәмендә сәнәгатьтә тотрыклы үсеш шартларында Түбән Кама шәһәре һәм районын экологик яктан имин үстерүгә нигез булдырылган.

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар өчен Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыятенең биологик чистарту корылмасы белән, Түбән Кама сәнәгать узелы һәм Түбән Кама шәһәренең ташландык сулары схемасы һәм биологик чистарту корылмасының лабораториясе белән таныштыру оештырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, биредә районның экологик торышына битараф булмаган кешеләр эшли, дип билгеләп үтте. “Районда яшәүчеләрнең билгеле бер уңайсызлыклар кичерүләре сер түгел. Биредә мин, әлбәттә, “ТАИФ” компанияләре төркеме, Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыятенең зур эш башкаруын билгеләп үтәргә тиешмен. 2017 елда биологик чистарту корылмасын реконструкцияләүнең беренче этабы төгәлләнде. Бүген, Республика көне алдыннан, икенче этапны хәл иттек. Иң мөһиме – эш дәвам итә, биредә коллектор сузу эше алып барыла. Боларны мин, бик кирәкле эшләр, дип саныйм. Бездә Түбән Кама – нефть химиясе үзәге ул, ә файдаланыла торган технологияләрнең һәммәсе дә – заманча. Шуны ышандырып әйтергә мөмкин: техноген йогынтының зур булуына карамастан, заманча чистарту технологияләре ярдәмендә дөньякүләм стандартларга туры килердәй экологик вәзгыятькә ирешә алачакбыз. Барыгызны да шушы вакыйга уңаеннан котлыйм!”, – дип белдерде Р.Миңнеханов. Президент подряд оешмасы – «МосводоканалНИИпроект» акционерлык җәмгыяте эшен аерым билгеләп үтте.

Шуннан соң дәрәҗәле кунаклар Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыятенең биологик чистарту корылмасы “төймәсенә” басты – аның вентилен ачты.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International