Татарстанның Экология министрлыгына 44 коммерциясез бакчачылык ширкәте җир астыннан су чыгаруга лицензия алу өчен мөрәҗәгать иткән

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына 44 коммерциясез бакчачылык ширкәте җир асты суларын чыгаруга лицензия алу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Хәзерге вакытта мөрәҗәгать иткән 44 коммерциясез бакчачылык ширкәтеннән  23енә лицензия бирелгән дә инде, 3се буенча җир асты суларын чыгару максатыннан чыгып җир асты биләмәләреннән файдалану хокукы бирү турында уңай карар кабул ителгән һәм лицензия килешүләре проектлары әзерләнгән. Әлегә бу проектлар – коммерциясез бакчачылык ширкәтләрендә кул куюда ята. Калган 18 мөрәҗәгать – карап тикшерү стадиясендә.

Элегрәк бакчачыларга скважиналарны гомуми нигезләрдә лицензияләү өчен документлар җыярга туры килгәнлеген искә төшерик. “Җир асты биләмәләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”  30 ноябрь, 2018 ел, № 95-ЗРТ Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән яңа тәртип буенча, 35.8.2 статьясы нигезендә, коммерциясез бакчачылык ширкәтләре өчен, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә җир асты суларын чыгару максатыннан, җир асты биләмәләреннән файдалану хокукы алуга документларның сизелерлек дәрәҗәдә кыскартылган исемлеге билгеләнгән.

Коммерциясез бакчачылык ширкәтен су белән тәэмин итү максатыннан җир асты суларын чыгару өчен лицензия алырга кирәк булса, түбәндәге адрес буенча Министрлыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк: ТР, Казан ш.., Павлюхин ур., 75. Документларны “Җир асты биләмәләре турында” Татарстан Республикасы Законының 35.8.2 статьясында күрсәтелгән исемлек буенча җыеп, Министрлыкка тапшырырга.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International