Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” дигән республика бәйгесендә катнашу өчен гаризаларның кабул ителә башлавы турында белдерә. Бәйгедә катнашуга үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп табигатьне сакларга өйрәнү бурычын куйган экологик предприятиеләрнең “иң-иңнәре”, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.
Хезмәтләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр өчен:
- нефть һәм газ сәнәгате;
- төзелеш сәнәгате;
- торак-коммуналь комплекс;
- авыл хуҗалыгы һәм урман сәнәгате;
- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- югары белем бирүче мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.
Җирле үзидарә органнары өчен:
- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен;
- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен;
- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен.
Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен:
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен:
Материаллар 2019 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Бәйгегә йомгак ясау 2019 елның IV кварталына планлаштырылган. Бәйге әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик иминлек проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрдә табигатьне саклау эшчәнлегенә карата кызыксындыру уяту максатыннан чыгып үткәрелә.
Белешмәләр алу өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен – 8(843)2676822.
Гаризалар кабул ителә:
Anastasia.Merdyukova@tatar.ru,
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте