ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 1 февраленә кадәр экологик агарту һәм табигый фотография өлкәсендә “Таң” милли премиясендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Шәхси фотографлар, коллективлар һәм оешмалар үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтә алалар.


9
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Әлмәт территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары калдыкларны рөхсәтсез ташлауның биш очрагын ачыклаган. Шоссейная урамында “Восход”коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә белгечләр биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган калдыкларны, шулай ук асфальт т”шәмәләрнең ватыкларын теркәгәннәр. Моннан тыш, экологлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгарганнар.


 


8
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2025 ел дәвамында экология министрлыгының дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозуның 1561 очрагы ачыкланган. Хуҗалык итүче субъектларны профилактикалау һәм аларга мәгълүмат бирү максатында 1100дән артык кисәтү игълан ителде, шулай ук инспектор озатуында 262 консультация үткәрелде.


7
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Әлмәт сусаклагычында җирле кеше кышларга очып китмәгән ике шипун аккошны күргән. 


6
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Яр Чаллы шәһәренең 15нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча очрашу үткәрделәр. 

 


29
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген «Реальное время» интернет-газетасында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков белән туры элемтә узды.

ТР Экология министрлыгына Казанда яшәүчеләрнең «Халык контроле» системасы аша санкцияләнмәгән чүплек турында мөрәҗәгате килде. Үзәк идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар һәм Крутовская урамында көнкүреш калдыкларын ташлау фактын расладылар.

Инде 12:00 сәгатьтә Александр Шадриков «Реальное время» туры эфирында сорауларга җавап бирәчәк:


26
декабрь, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән ике сәгатькә якын дәвам иткән ачык Яңа ел алды очрашуы узды. 


25
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Эколидер-2025» республика конкурсы финалистларын бүләкләделәр. Конкурс Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча 2004 елдан бирле үткәрелә. Анда әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган татарстанлылар һәм журналистлар предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International