Татарстан Экология министрлыгында эшкә йомгак ясалды: иң беренче урында — кеше иминлеге

2025 елның 26 декабре, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән ике сәгатькә якын дәвам иткән ачык Яңа ел алды очрашуы узды. Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков ведомствоның сигез еллык эш нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде, республиканың бөтен экологик сәясәте кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән булуына басым ясады.

«Безнең барлык проектлар, программалар һәм карарлар үзәгендә — кеше, — дип ассызыклады Александр Шадриков. — Без хисаплардагы саннар өчен түгел, ә Татарстан халкының сәламәтлеге, уңайлылыгы һәм иминлеге өчен эшлибез. Безнең һәр гамәлебез, кертелгән һәр сум – чиста һавага, имин суга һәм гаиләләребез өчен сәламәт мохиткә керткән өлешебез».

Экологиягә инвестицияләр – кешеләргә инвестицияләр

Сигез ел эчендә республиканың табигатьне саклау проектларына 106 миллиард сум акча тотылган, шуның 74 миллиарды — предприятиеләр акчалары. «Бу технологияләргә инвестицияләр генә түгел, бу — балаларыбызның киләчәгенә, ата-аналарыбызның сәламәтлегенә, һәр гаиләнең уңайлылыгына турыдан-туры инвестиция, – дип билгеләп үтте министр. – Бизнес ирекле рәвештә чүплекләрне рекультивацияләүгә, чистарту корылмаларын модернизацияләүгә яки яңа фильтрация системаларына акча кертә икән – бу җитлеккәнлек һәм социаль җаваплылыкның иң яхшы күрсәткече».

Шикаятьләрдән – тормыш сыйфатына

Очрашуда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирелде. «Безнең максат – мөрәҗәгатькә җавап бирү генә түгел, ә сәбәпне бетерү, – дип белдерде Александр Шадриков. – Без реакция мантыйгыннан кисәтү мантыйгына күчтек. Шикаятьләр азрак, ә ышаныч күбрәк булсын».

Министр Казанның төньяк өлешендә системалы эш мисалын китерде, анда бер ел эчендә һава сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр саны 3 тапкырга, ә ПДК арту очрагы 8 тапкырга кимегән. 

Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы экология тармагының цифрлы платформасына да җентекләбрәк тукталды. Ул кешеләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү өчен булдырылган. «Экология тармагының цифрлы платформасы төрле конкурсларда җиңүче булды. Без өч мәгълүмати ярдәмче системаны берләштердек, бу чыганакка чыгарга һәм күзәтчелек чараларын уздырырга мөмкинлек бирә. Һәр тәртип бозучы җәзага тартылырга тиеш».

Су – тереклек нигезе

Су ресурслары турында сөйләгәндә, министр билгеләп үткәнчә: «Куйбышев сусаклагычы — мониторинг объекты гына түгел, ул эчә торган су чыганагы, экосистема нигезе, меңләгән кеше гомеренең бер өлеше. Без бу ресурсны хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен саклап калу өчен барысын да эшлибез».

Татарстан бишенче ел рәттән беренче урынны алып торган «Россия суы» акциясе, спикер сүзләренчә, «Кешеләрне уртак максат: чиста су, матур ярлар, ял итү өчен куркынычсыз мохит хакына берләштерү күрсәткече».

Ачыклык һәм ышаныч

«Без проблемаларны яшермибез. Без алар турында ачыктан-ачык сөйләшәбез, чөнки чишелешне шулай гына табып була, – дип ассызыклады министр. – Халыкның ышанычы – безнең төп кыйммәтебез. Без кешеләр өчен, кешеләр белән бергә һәм кешеләр мәнфәгатьләрендә эшлибез».

Очрашу азагында Александр Шадриков республиканың экологик эшендә катнашучыларга рәхмәт белдерде: «Сигез ел эчендә без зур юл үттек. Әмма безнең төп казаныш – саннар түгел, ә экологиягә мөнәсәбәтне үзгәртү. Бүген Татарстанда яшәүче һәркем чиста мохитнең тормыш сыйфатының нигезе булуын аңлый. Һәм без бу нигез нык һәм ышанычлы булсын өчен барысын да эшләячәкбез. Чөнки экология – ул, беренче чиратта, кеше турында кайгырту һәм экология безнең барыбызны да берләштерә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International