Экология министрлыгы инспекторлары Казандагы санкцияләнмәгән чүплек турында халык мөрәҗәгате буенча урынга чыктылар

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгына Казанда яшәүчеләрнең «Халык контроле» системасы аша санкцияләнмәгән чүплек турында мөрәҗәгате килде. Үзәк идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар һәм Крутовская урамында көнкүреш калдыкларын ташлау фактын расладылар.

Хокук бозуның гомуми мәйданы 370 кв. м тәшкил итә.

Казан шәһәре БК МБ Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләренә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләренә юл куймау һәм законсыз чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International