«Тигезләмә никадәр катлаулырак, билгесезләр никадәр күбрәк булса, аны хәл итүе дә шулкадәр кызыклырак»

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Бүген «Реальное время» интернет-газетасында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков белән туры элемтә узды.

Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы бер сәгать дәвамында редакция һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. Александр Шадриков Татарстан предприятиеләренең экологиягә керткән өлешен билгеләп үтте. 8 ел эчендә алар табигатьне саклауга 74 млрд. инвестицияләгәннәр. Ә бу еллар эчендә табигатьне саклау проектларына барлыгы 106 млрд.сум җибәрелгән. 8 ел эчендә булдырылмаган зыян суммасы 117 миллиард сум тәшкил иткән, 1 358 чара үткәрелгән. Якынча бәяләүләр буенча, 2025 елда гына да Татарстанда табигатьне саклау чараларына барлыгы 16,8 млрд.сум тотылган, шуның 15 млрд.сумын предприятиеләр керткән.

Өстенлекләр арасында - «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларындагы эшләр. 2025 елда Чаллыда Мәләкәс елгасының икенче участогын чистарту эшләре башланды, бу шәһәрнең якынлашып килүче юбилее яктылыгында аеруча мөһим. Проект 2027 елга планлаштырылган.

«Ирекле агым» проекты — Казансу үзәнен чистарту — шулай ук быел РГҖ Татарстан бүлеге ярдәмендә дәвам итә. 2023 елдан бирле судан 5,5 мең.кубометр агач күтәрелгән, 900 капчык чүп-чар җыелган, елганың 32 километрындагы 76 өем чистартылган. Елганың агымы яхшырудан тыш, Экология министрлыгы Казансу янында урман утыртмаларын реконструкцияләү проектын да башлап җибәрде. 

Министр Казандагы биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләүгә аерым тукталды.
–  Чыннан да, проект бик катлаулы. Башка регионнардагы коллегалар: «Моны бары тик Татарстан Республикасы гына гамәлгә ашыра ала», - диделәр. Әйе, бу шулай, чөнки тигезләмә никадәр катлаулырак, билгесезләр никадәр күбрәк булса, аны хәл итүе шулкадәр кызыграк. Проект сынау проекты булганлыктан, аны гамәлгә ашыру вакытына берничә фактор йогынты ясады. Үз төзәтмәләрен санкцияләр дә кертте. Әмма башкарылган эшләр нәтиҗәсендә шәһәр чикләрендәге 140 гектар җир әйләнешкә керәчәк.

Министр атмосфера һавасын мониторинглау системасы турында да сөйләде. Республикада ул ел саен киңәя бара. Хәзер Татарстан Экология министрлыгының бердәм мәгълүмат системасына реаль вакыт режимында атмосфера пычрануын контрольдә тотуның 31 автоматик станциясеннән (АСКЗА) мәгълүмат керә, шуларның 14е табигатьтән файдаланучы иң эре предприятиеләргә карый: «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «Татнефть» ГАҖ. Станцияләр Казан, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Чаллы, Азнакай, Әлмәт һәм Зеленодольск районнарында урнашкан. Моннан тыш, экологлар карамагында 10 күчмә экология лабораториясе бар (шуларның алтысы – Министрлыкныкы, дүртесе – эре сәнәгать предприятиеләренеке), алар кирәк булганда урынга чыгып, һава сыйфатына оператив анализ ясыйлар.

«Предприятиеләр белән мондый конструктив эш нәтиҗәләр бирә: 2018 елда Түбән Кама сәнәгать үзәге буенча атмосфера һавасы сыйфатына карата 583 шикаять булган булса, 2025 ел йомгаклары буенча бүгенге көнгә алар нибары дүртәү генә. Кимү — 145 тапкыр», – дип билгеләп үтте министр. Казанның төньяк өлешендә дә уңай динамика.  Әгәр 2024 елда биредә һавада пычраткыч матдәләрнең ПДК 1 252 арту теркәлгән булса, 2025 елда аларның саны 7,9 тапкырга кимегән — 158 гә кадәр. Халыктан 2,8 тапкырга азрак шикаятьләр килгән – 186, узган ел һава сыйфатына 539 тапкыр зарланганнар.

Казанның төньяк өлеше уңаеннан зур фәнни-тикшеренү эшләре башкарылды: «Халык сәламәтлегенә куркыныч янау белән идарә итүнең медицина-профилактика технологияләре федераль фәнни-тикшеренү үзәге» ФБУН бу зонада сасы ис чыганагын билгеләде, ә МДУ, УГЛУ, «Атмосфера» фәнни-тикшеренү институты, «Экотерра» АКО, КНИТУ Казанның төньяк-көнбатыш өлешендә атмосфера һавасын пычрату чыганакларын билгеләде. Галимнәр фикеренчә, начар иснең төп чыганагы Химическая урамындагы полигон булган, ул «ПЖКХ» ИК карамагында.

Татарстанда углерод нейтральлегенә ирешү буенча эш дәвам итә. Барлыгы 57 чара планлаштырылган, алар буенча 28 җаваплы башкаручы билгеләнгән. Максат — 2050 елга тулы углерод нейтральлегенә ирешү (ягъни углекислый газ эмиссиясе һәм аны һавадан тоту халәте тигезләнә). Шулай ук Экология министрлыгының мөһим проектлары арасында — ак барс популяциясен саклап калуда катнашу. 2025 елда Казанда «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе узды. Анда табигатьтә ак барс яши торган 12 илдән катнашучылар килде. Казан резолюциясе кабул ителде һәм хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Конференциядән соң да эш дәвам итә. Татарстан Хөкүмәте һәм «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән Алтайда эшләүче «Ак барс» үзәге базасында барсларның генетик төрлелеген саклау һәм аларның табигый шартларга яраклашуын өйрәнү буенча фәнни консорциум төзергә тәкъдим ителде. Татарстанның «ТАИФ-НК», «Нәфис Косметикс», «Татспиртпром» кебек эре предприятиеләре бу эшкә кушылды һәм барсны финанслау юлы белән саклап калу проектын хуплау турындагы килешүгә кул куйдылар.

Туры линия азагында Александр Шадриков барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм барысына да сәламәтлек һәм 2026 елда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International