Элегрәк ТР Экология министрлыгына Алабугада агынты суларны агызу турында халыктан мөрәҗәгать килгән иде. Кама буе идарәсе инспекторлары Чулман урамына чыктылар.
Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланган. Экологлар тимер-бетон коены ачыклаганнар, аннан канализация агынты сулары җирлек рельефына агып төшкән. Пычранган кишәрлекнең мәйданы 26 кв. м тәшкил иткән.
Экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре, чагыштыру өчен, туфракның пычрак һәм чиста кишәрлекләреннән туфрак үрнәкләре алдылар. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, ташлау урынында хлорид-ионнарның 1,5 тапкырга, нитритларның азоты 3,6 тапкырга артуы һәм ике һәм өч валентлы тимернең суммар микъдары 15,8 тапкырга артуы ачыкланган.
Инспекторлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгарганнар. Ул 132 мең сум тәшкил иткән. Җир кишәрлеге физик зат милкендә.
Экологлар хокук бозучыга карата кисәтү һәм дәгъва юллаган. Коедан ташлау туктатылды, ләкин зыян суммасы түләнмәде.
Кама буе идарәсе Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд министрлык таләпләрен хуплады һәм кишәрлек милекчесен зыян суммасын түләргә мәҗбүр итте