Чирмешән районында җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензияне бозуны экологлар ачыклаган

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Чирмешән районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары һәм табигатьне саклау прокуратурасы Чишмә авыл җирлегендә Софьевка известьташ ятмасын эшкәрткәндә лицензия килешүен бозуны ачыклаган.

“Софьевск карьеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә Чирмешән районы территориясендә эзләү һәм известьташ чыгаруны күздә тоткан җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензия бирелгән.

Әмма Экология министрлыгы белгечләре авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, шулай ук Чишмә елгасының су саклау зонасында әзер продукцияне туплауны, калдыклар барлыкка килүне һәм ваклау техникасын теркәгәннәр, бу лицензия шартларын бозу һәм ятманы эшкәртү проектыннан тайпылу, шулай ук Россия Федерациясе Су кодексын бозу булып тора.

Чүпны саклау һәм чыгару мәйданы 8 мең квадрат метр тәшкил итте.

“Софьевск карьеры” ҖЧҖ вазифаи заты “Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны бозу” РФ КоАП 7.3 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Бүгенгә хокук бозу бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International