Бүген, 2026 елның беренче эш көнендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим иттеләр. Ул Азат Илдус улы Җиһаншин булды.
Тиешле указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Ведомство коллективына яңа җитәкчене ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, Азат Илдус улы республиканың экологик мәсьәләләрен яхшы белә. “Ул актив рәвештә канун дәрәҗәсендә экологик инициативалар уздырды, әһәмиятле экологик чараларда катнашты. Аның бай идарә итү тәҗрибәсен дә билгеләп үтәргә кирәк. Яңа вазыйфасында Азат Илдусовичны зур эш көтә, республика җитәкчелеге һәм Министрлык коллективы аңа куелган бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәтер дип ышанам”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.
Азат Илдус улы, үз чиратында, республика җитәкчелегенә күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде, экология министрлыгы коллективының аңа яхшы таныш булуын билгеләп үтте. “Сезнең ярдәмегезгә һәм Татарстан Республикасы файдасына уртак нәтиҗәле эшчәнлегегезгә өметләнәм һәм ышанам”, - дип билгеләп үтте яңа экология министры.
Билгеләнү кадрлар үзгәрешенең бер өлеше булды: Азат Җиһаншин постында Александр Шадриковны алмаштырды, ул исә бүгенге көннән федераль ведомствоның төп бүлекчәләренең берсе - Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры вазифасына кереште.
Азат Җиһаншин - республиканың экология өлкәсендә яңа кеше түгел. Ул Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе һәм ТР Дәүләт Советының профильле комитеты әгъзасы булып тора. “Бердәм Россия” нең “Чиста ил” һәм “Яшел икътисад” партия проектларын җитәкләде. 5 елдан артык ул экология министрлыгының экологик-агарту проектларында актив катнаша, “Чиста булачак” яшьләр хәрәкәте белән эшли. Аның инициативасы белән Нокса елгасын экореабилитацияләү буенча программа эшләнде. Бу проект “Экологик иминлек” милли проектына керде.
1973 елның 5 апрелендә Казанда туа. И.Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын тәмамлаган. Шактый идарә итү тәҗрибәсе бар, шул исәптән “Татагролизинг” АҖ генераль директоры вазыйфасында. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Министрлык коллективы Азат Илдус улын бу эшкә билгеләнүе белән котлый һәм Татарстанның әйләнә-тирә мохитен саклау буенча бурычларны хәл итүдә уңышлар тели!