ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Россия Фән Фондының югары технологияле предприятиеләрдә яшь галимнәр җитәкчелегендәге тикшеренү төркемнәре проектлары конкурсына гаризалар кабул ителә.


13
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Менделеевск районы Монашев мәктәбенең урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен “Экологик куллану” темасына дәрес үткәрделәр.

ТР Экология министрлыгы 2025 елга 2-ТП (һава) формасы буенча хисапны вакытында тапшырырга кирәклеген искәртә. Хисапны табигатьтән файдаланучының шәхси кабинеты аша түбәндәге сылтама буенча электрон рәвештә тапшырырга кирәк: https://lk.rpn.gov.ru/


 

Элегрәк Сарман районы территориясен тикшерү барышында Кама аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар. Җәлил авыл җирлегендә ТР Экология министрлыгы белгечләре туфракны тартып алу эзләре белән законсыз карьер теркәгәннәр.

Бүген Татарстанның яңа Экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншинның ведомство коллективы белән беренче киңәйтелгән очрашуы узды. Очрашуда Министрлыкның Үзәк аппараты һәм территориаль идарәләре хезмәткәрләре катнашты.


12
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

13 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр казанлылар яңа ел чыршысын тәүлек буе эшли торган 18 кабул итү пунктында тапшыра алачак.

Бүген, 2026 елның беренче эш көнендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим иттеләр. Ул Азат Илдус улы Җиһаншин булды.

 

Элегрәк ТР Экология министрлыгына Алабугада агынты суларны агызу турында халыктан мөрәҗәгать килгән иде. Кама буе идарәсе инспекторлары Чулман урамына чыктылар.

2026 елның 1 февраленә кадәр экологик агарту һәм табигый фотография өлкәсендә “Таң” милли премиясендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Шәхси фотографлар, коллективлар һәм оешмалар үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтә алалар.


9
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Әлмәт территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары калдыкларны рөхсәтсез ташлауның биш очрагын ачыклаган. Шоссейная урамында “Восход”коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә белгечләр биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган калдыкларны, шулай ук асфальт т”шәмәләрнең ватыкларын теркәгәннәр. Моннан тыш, экологлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгарганнар.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International