13 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр казанлылар яңа ел чыршысын тәүлек буе эшли торган 18 кабул итү пунктында тапшыра алачак.
Чыршылар физик затлардан гына кабул ителәчәк. Агачларда бизәкләр - мишура, “яңгыр” һәм ясалма кар булмаска тиеш.
Чыршыларны йомычка итеп эшкәртү ел саен яңа ел бәйрәмнәреннән соң барлыкка килә торган табигый чүплекләрне булдырмаска ярдәм итә. Агачларны экологик яктан утильләштерү “Экологик иминлек” милли проекты максатларына ирешүдә мөһим адым булып тора.
Кабул итү пунктларының адреслары:
Совет районы: “Весна” ТК (Азат Аббасов ур., 3 һәм 8 йортлар арасында), “Мега” (Җиңү пр., 141), “Җыю ноктасы” (Ватан ур., 45), ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверы, “Яратам” ТК (Бохара ур., 32), “Малиновка” ТК (Академик Завойский ур., 21б).
Вахитов һәм Идел буе районнары: Чехов базары (Чехов ур., 2), “Җиңү Проспекты” метро станциясе (Зорге ур., 75), “Привилегия” торак комплексы (абыйлы-энеле Касимовлар ур., 35).
Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары: “Ак чәчәкләр” бульвары (Абсәләмов ур., 23), “Континент” паркы (Ямашев пр., 104, 2 к.), “Лента” гипермаркеты (Адоратский ур., 21а), Ленин мәдәният йорты (Копылов ур., 2а).
Киров һәм Мәскәү районнары: Серов бульвары (Серов ур., 10а каршында),”Җыю ноктасы” (Васильченко ур., 6), Арсланов ур., 6а (сквер 1), ”5 йолдыз” ТК (Комсомол ур., 2), Richmond ТК (Идел буе ур., 210).
Тулырак мәгълүматны акциянең телеграм-ботыннан. белергә була.
Акция Казан Мэриясе, “Чиста уеннар - Татарстан” проекты һәм СМУ-88 ярдәмендә уза. Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр акция 2024 елда узды, ул вакытта казанлылар шәһәр ихтыяҗлары өчен йомычка итеп эшкәртелгән өч меңнән артык чыршы тапшырды.